Зәйдә узган атнада бер хатын-кыз мошенникларга - 1140000, икенче ир-ат 5850000 сум акча күчергәннәр
Хатын-кыз инвестицияләрдә акча эшлим дип, ә ир-ат акчаларымны мошенниклык гамәлләреннән саклыйм дип, кырыгалдарлар кармагына капкан.
23 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 52 яшьлек хатын-кыздан гариза керә. Билгесез кеше аңа газ компаниясенең инвестицияләрендә акча эшләү тәкъдиме белән чыга һәм әлеге хатын-кыз аңа 1140000 сум акчасын күчерә. Акчаларның 300 мең сумы зыян күрүченең тупланган акчасы була. Ә калган өлешен ул төрле банкларда кредит итеп рәсмиләштерә.
Шул ук көнне полициягә 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. 12-23 сентябрь аралагында аңа билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен федераль иминлек һәм Россия Үзәк банкы хезмәткәрләре дип таныштыралар. Аңа акчаларын мошенниклык гамәлләреннән саклау һәм алдан тикшерү мәгълүматларын фаш иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарту куркынычы булуын хәбәр итәләр. Әлеге ир-ат билгесез кешеләргә ышанып, 5850000 сум акчасыннан колак каккан. Ул аларны мошенникларның ачыкланмаган счетларына «Мир Пэй» контактсыз ысулы аша күчергән.
Ә мобиль кушымта урнаштыру сылтавы белән балигъ булмаган кызның 17000 сум акчасын урлаганнар.
“Әлеге мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев