Зәйдә “Шартлы хөкем ителүче – бурычлы” операциясе узачак
Зәй җәзаларны үтәтү инспекциясе суд приставлары белән берлектә «Шартлы хөкем ителүче - бурычлы» операциясен уздыра.
27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр инспекциядә исәптә торучылар белән очрашулар, тикшерүләр үтәчәк, бурычлары түләттереләчәк.
-Шәһәр һәм районда шартлы рәвештә хөкем ителгән 162 кеше исәптә тора. Аларның 8енең алимент буенча бурычы җыелган, 12се җинаять кылып, китерелгән зыянны капламый. “Шартлы хөкем ителүче - бурычлы” операциясе барышында инспекциядә исәптә торучы әҗәтлеләр яшәү һәм эш урыннары буенча тикшереләчәк, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк, - ди җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов.
Фото җәзаларны үтәтү инспекциясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев