Зәйдә мошенниклыкның яңа төре теркәлгән
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары теркәлгән.
Беренче очракта үзен Энергосбыт хезмәткәре дип таныштыручыга кодларны атаган. Башка ике очракта зыян күрүчеләр мошенниклыкның яңа төренә эләккән. Билгесез кеше үзен маркет-плейс хезмәткәре дип таныштырган һәм посылка алу өчен смска килгән кодны сораган. Ә бу алга таба Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын блоклауга китергән.
“Шуны истә тотыгыз, маркет-плейс хезмәткәрләре үз сатып алучыларына шалтыратмый һәм посылкалар алу өчен бернинди кодлар да сорамый. Уяу булыгыз, мошенниклар кармагына эләкмәгез!” – дип мөрәҗәгать итә хаыкка полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев