Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйдә күп балалы ананың алимент бурычы бер миллион сумнан арткан

Зәйдә яшәүче әлеге хатын-кыз - тугыз бала анасы. Эчүчелек һәм антисоциаль тәртибе аркасында аны биш баласына ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, тагын икесе - балигъ булганнар, алар аерым яшиләр.

Хәзерге вакытта опека органнары аны тагын ике баласына ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне таләп итә. Балаларның антисанитар шартларда яшәве, ач булуы һәм аларның кияргә киемнәре булмавы ачыкланган.

Әлеге хатын-кызның ике баласы тәрбиягә алынган гаиләләрдә, өч баласы -балалар йортында. Суд аңа карата алимент түләвен билгеләгән, әмма ул беркайда да эшләми һәм эчкечелеккә бирелгән. Аның алиментлар буенча бурычы  1 млн 300 мең сум тәшкил итә.

Суд приставлары әлеге хатын-кызга  «Балалар өчен акча түләмәү» маддәсе буенча өч протокол төзегән. Суд аны һәр протокол буенча 100 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә административ җәзага хөкем иткән. Әгәр ул эшкә урнашмаса һәм бурычын түләмәсә,  җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев