Зәйдә ике балигъ булмаган бала машинадан портмоне урлаган
Закон һәм кеше

Зәйдә ике балигъ булмаган бала машинадан портмоне урлаган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә урлашу очраклары теркәлгән.

18 сентябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. Аның шәһәрнең Октябрь урамында барсеткасын урлаганнар. Ә барсетка эчендә телефоны булган.

“Хәзерге вакытта әлеге җинаять очрагы буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

20 сентябрьдә полициягә бер хатын-кыз шәһәрдә әтисенең балалар бакчасы янында калдырылган автомобиленнән портмонесын урлаулары турында хәбәр керә. Портмонеда машина йөртү таныклыгы, банк картасы һәм 3000 сум акча була.

“Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында 2нче мәктәптә укучы ике балигъ булмаган баланың җинаять кылуга катнашы барлыгын ачыклады”, - дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев