Зәйдә яшәүче пенсионер алты миллионнан артык акчасын мошенникларга күчергән
Закон һәм кеше

Зәйдә яшәүче пенсионер алты миллионнан артык акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә тагын мошенниклык очраклары теркәлгән.

12 мартта Зәйдә яшәүче бер ир-аттан “Телеграм” мессенджерын кулланып, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын ватулары,  персональ мәгълүматлары белән 52100 сумлык микрозайм рәсмиләштерүләре турында гариза керә.

Ә икенче бер зәйленең мобиль банкына үтеп кереп, 163 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.

8 мартта полициягә Зәйдә яшәүче пенсионер ханым мөрәҗәгать итә. 19 февральдән 8 мартка кадәр арада аңа билгесез кешеләр шалтыратып, инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итәләр һәм пенсионер аларга ышанып, 6075000 сум акчаны билгесез счетларга күчерә. Зыян күрүче туплаган акчасыннан гына колак какмаган, ә төрле банкларда кредитлар рәсмиләштергән һәм үз танышларыннан бурычка алган.

“Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, аны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев