Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйдә яшәүче ике хатын-кыз, инвестицияләрдә акча эшлим дип, мошенникларга 940 мең һәм 690 мең сум акча күчергәннәр

Узган атнада Зәйдә өч кеше мошенниклар кармагына эләккән.

Билгесез кеше 70 яшьлек хатын-кызга инвестицияләрдә өстәмә акча эшләү юлын тәкъдим иткән. Һәм әлеге өлкән яшьтәге хатын-кыз билгесез кешеләргә ышанып, 940 мең сум акчасыннан колак каккан. 41 яшьлек хатын-кыз да шул юл белән кырыгалдарлар кармагына эләккән. Ул 690 мең сум акчасын күчергән. 
Бер хатын-кыз алдау юлы белән Зәйдә яшәүче 57 яшьлек хатын-кызның 3900 сум акчасын урлый. “Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Зәйдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз тоткарланды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Фото "Татар-информ" нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев