Зәйдә Яңа ел бәйрәмнәрендә руль артына алкоголь кулланып утырган җиде машина йөртүче тоткарланган
Аларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланып транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булса да, яңадан шул хәлдә руль артына утырган.
25 декабрь — 9 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 212 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесендә тән җәрәхәтләре алучы бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 140 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган җиде машина йөртүче тоткарланган.
Аларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланып транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булса да, яңадан шул хәлдә руль артына утырган. Аңа карата хәзер җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев