Зәйдә федераль эзләүдә булган, хезмәт урыныннан качып киткән ир-атны тоткарлаганнар
15 майда Зәйдә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан федераль эзләүдә булган 38 яшьлек ир-ат тоткарланган.
Район эчке эшләр бүлегендә билгеләп үтүләренчә, ул хезмәт урынын үз белдеге буенча калдыруда гаепләнә.
Шулай ук узган атнада район эчке эшләр бүлегендә мошенниклык, кыйнау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү очраклары теркәлгән.
Зәй шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз кырыгладарлар кармагына эләккән. Ул, билгесез сылтамага кереп, VPN кушымтасын урнаштырган. Шушыннан соң, явыз ниятле кешеләр аның банк картасына ия булып, 26 800 сум акчасын алганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла.
13 һәм 14 майда тагын ике мошенниклык омтылышы теркәлгән. Гражданнарга Пенсия фонды хезмәткәрләре булып шалтыратып, "түләүләрне яңадан исәпләү" тәкъдим иткәннәр.
Кырыгалдарлар СМС-хәбәрләрдән килгән кодларны әйтергә күндермәкче булганнар. Әмма халык уяу булган, шуның аркасында финанс зыяны килмәгән. Акчаларны списание итү фактлары булмаган.
Хокук саклау органнары искәртә: бер генә рәсми орган да телефон аша СМС-кодларны сорамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев