Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйдә федераль эзләүдә булган, хезмәт урыныннан качып киткән ике ир-атны тоткарлаганнар

Район эчке эшләр бүлегендә билгеләп үтүләренчә, алар хезмәт урынын үз белдеге буенча калдыруда гаепләнә.

Район эчке эшләр бүлегендә узган атнада ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

20 майда бүлеккә Зәйдә яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Билгесез кеше аның паспорт мәгълүматларын кулланып, бер банкта 150 мең сумлык кредит рәсмиләштергән.

21 майда 42 яшьлек хатын-кыздан гариза керә. Билгесез кеше аның “Валдбериз” кабинетын ватып, 23500 сумлык рассрочка рәсмиләштергән.

“Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды,  әлеге җинаятьне кылучыны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

Шулай ук узган атнада федераль эзләүдә булган ике граждан кулга алынган. Район эчке эшләр бүлегендә билгеләп үтүләренчә, алар хезмәт урынын үз белдеге буенча калдыруда гаепләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев