Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйдә “фанфурик”лар сатучы җавапка тартылачак

Зәй районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендә закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары даими рәвештә үткәрелә.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 5 июньдә  Зәйдә законсыз спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре үзәк базарда составында спирт булган сыекча (халык телендә “фанфуриклар”) сату очрагына тап булганнар.  Сатучыда 45 литр шундый сыекча табылган.

“Закон бозган зат Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылачак”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев