Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйдә бер хатын-кыз мошенникка ышанып, 340 мең сумлык кредит рәсмиләштергән

27 май – 1 июньдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 97 хәбәр һәм гариза кергән. Зәйлеләр арасында янә кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр бар.

29 майда бүлеккә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның белән “Телеграмм” мессенджерында бер кеше элемтәгә кереп, үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра һәм аны яңа счет ачу турында тәкъдим итә. Шул рәвешле әлеге ханымның ышанычын яулап, аны 340 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә һәм аның 300 мең сумын билгесез счетка күчерергә күндерә.

Шулай ук узган атнада район эчке эшләр бүлегендә компьютер мәгълүматларына законсыз керү факты да теркәлгән.

Бу очракта зыян күрүче мошенник йогынтысы астында (сим картага хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән), аңа смска килгән кодларны атаган, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.

“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев