Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйдә бер кешенең гаражына кереп, махсус хәрби операция зонасына озатырга әзерләнгән товарны урлаганнар

1 октябрьдә полиция бүлегенә шәһәрдәге бер кибеттән 5990 сумлык продукция урлаулары турында гариза керә.

“Тикшерү эшләре барышында әлеге җинаятьтә элек тә хөкемгә тартылган бер хатын-кызның катнашы булуы ачыкланды. Бүгенге көндә аның кайда булуын ачыклау буенча оператив-эзләү эшләре алып барыла”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.  

2 октябрьдә Зәйдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз гаражына йозакны кисеп керүләре турында хәбәр итә. Гараждан  махсус хәрби операция зонасына озатырга әзерләнгән товарларны урлыйлар. 30 мең сумлык матди зыян килә.

“Әлеге җинаятьтә катнашы булуларны ачыклау буеча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев