Зәйдә бер ир-ат алимент түләмәс өчен авыруга сабышкан
Балалары турында кайгыртуга бармак аша караучы кайбер ата кешеләр алимент түләмәс өчен төрле алдауларга баралар.
Мәсәлән, Зәйдә бер ир-ат улы өчен алимент түләүләрен 2019 елдан бирле башкармаган. Аның милеге юк, хезмәт урыны итеп бер өлкән кешене карауны рәсмиләштергән. Ә алимент бурычы хәзер 450 мең сумга җиткән.
Ир-атны түләүләрне үз вакытында башкармаган өчен җаваплылыкка тартканнар. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен ул авыруга сабышып, психоневрология диспансерында ике ай яткан. Әмма экспертиза аның сәламәт булуын күрсәткән. Хәзер исә әлеге ир-атны ун айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр, алимент әҗәте аның эш хакыннан тотылып калыначак.
Татарстан буенча суд приставлары тарафыннан 659 млн. сумга якын акча алимент түләүләре бурычлары буенча башкартылган, бу узган елның шушы чорына карый 174 млн. сумга артыграк.
Фото татар-информнан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев