Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 107 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында машина куып китү, урлашу, кыйнау, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 18 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 53 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.
24 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Зәй кешесеннән билгесез затларның Октябрь урамында торган машинасын куып китүләре турында гариза керә. Бу җинаятьтә гаепләнеп, Казан кешесе токарланган. Ул үз гаебен таныган.

Шәһәрдә бер кибеттән 4200 сумлык азык-төлек урлаганнар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан бу җинаятьтә 20 яшьлек Зәй кешесенең катнашы булуы ачыкланган.

«Моннан тыш, урлашуда гаепләнүче әлеге кешенең 10 февральдә Зәйдә бер машина салоныннан хоккей киемнәре, шуруповерт һәм ике төзелеш фены урлавы да ачыкланды. Ул үз гаебен тулысынча таныды», — ди полиция хезмәткәрләре.

фото редакция архивыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев