Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәй районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы шәхси составка декабрь азагында тәкъдим ителде.

3 гыйнварда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәр һәм район активына Татарстан Республикасы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлегенә билгеләнгән  яңа җитәкчене  тәкъдим итте. Бу вазифага полиция подполковнигы Евгений Клещевников билгеләнде. Элегрәк ул Ютазы муниципаль районында эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифасын биләгән булган. Разиф Кәримов яңа җитәкчегә яңа урында нәтиҗәле хезмәт итүен теләде. 

Ә Зәй эчке эшләр бүлегенең шәхси составына яңа җитәкчене 28 декабрьдә ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин тәкъдим иткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, Евгений Клещевников үзен элек биләгән вазифаларда яхшы яктан күрсәткән  һәм яңа урында да аңа зур  ышаныч белдерелә. 

Белешмә өчен:

 Евгений Клещевников – Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлаган. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Татарстан Республикасы Минзәлә районы эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные вазифасыннан башлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән. «Хәрби бердәмлек өчен» медале; «Хезмәтенә тугрылык өчен» күкрәк билгесе; Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге казанышлары өчен» 1,2,3 дәрәҗә медальләре; "Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен" күкрәк билгесе; "Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге Батырлык өчен" медале, "Хокук тәртибен ныгытуда хезмәт күрсәткән өчен"  ТР Министрлар Кабинеты күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 

Фото: Эчке эшләр министрлыгыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев