Зәй полицейскийлары бер ир-атта патроннар тапкан
Закон һәм кеше

Зәй полицейскийлары бер ир-атта патроннар тапкан

27 гыйнварда “Көч куллану” маддәсе буенча җинаять эше кысаларында эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре Зәйдә яшәүче 20 яшьлек ир-атның яшәү урыны буенча тентү үткәргән.

Нәтиҗәдә хокук сакчылары 9 данә аучылык патроны, 18 данә вак калибрлы патрон, 6 данә үзе ясаган патрон тапкан. Ул боларны законсыз рәвештә саклаган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

"Татар-информ" фотосы

 


Нет комментариев