Зәй кешесендә наркотик матдә табылган
Узган атнада наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә кылынган хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар барышында полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан Зәй кешесе тоткарланган.
Анда билгесез матдә салынган төргәк табылган.
“Тикшерү әлеге төргәктә наркотик матдә булын күрсәтте, аның гомуми авырлыгы 25,98 грамм тәшкил итә. Без әлеге гражданинның Зәй шәһәре һәм башка районнар территориясендә наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнүен ачыкладык. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьтә гаепләнүчегә РФ Җинаять кодексы нигезендә (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, ташу) җинаять эше кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев