Зәй юлында алкоголь кулланып руль артына утырган Түбән Кама кешесе тоткарланган
Закон һәм кеше

Зәй юлында алкоголь кулланып руль артына утырган Түбән Кама кешесе тоткарланган

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.

8 — 14 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 96 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 17 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 80 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган. Аларның берсе — 49 яшьлек Түбән Кама кешесе, икечесе — шулай ук 49 яшьлек Зәй кешесе. Аларга карата машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм штраф җәзасы яный.


Нет комментариев