Зәй фатирларының берсендә ир-ат мәете табылган
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1 сентябрьдә Зәйнең Ленин урамындагы йортның бер фатирында баш сөяге-мие җәрәхәте белән 42 яшьлек ир-атның мәете табылган.
Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан әлеге фатирдан билгесез дүрт кешенең чыгып китүе ачыклана. 1999 һәм 2004 елгы ике зәйленең әлеге җинаятьтә катнашы барлыгы ачыклана.
“Алар үз гаепләрен таныдылар. Шулай ук җинаятьтә гаепләнүчеләр фатирдан ноутбук һәм «бунбокс» колонкасын урлавы ачыкланды. Зәй Тикшерү комитетында РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев