Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Хөкем ителүчеләргә туры юлга басарга ярдәм итәләр

Бүген, 12 мартта Россиядә җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Җәза үтәтү инспекциясенең бурычы – суд тарафыннан билгеләнгән, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәтү, ә эшнең төп максаты – хөкем ителүчеләрне төзәлү юлына бастыру, аларга социаль адаптациядә булышу, җинаять кылуны булдырмау.

Зәй районында бу мөһим миссияне эчке эшләр хезмәте подполковнигы Андрей Иванов җитәкчелегендәге җинаять-башкарма инспекциясенең муниципальара филиалы башкара. Филиалда биш хезмәткәр эшли.

“Безнең уртак максатыбыз – шартлы хөкем карары алучыларның кабат кыек юлга басуын булдырмау. Исәптә торучы һәр кеше белән индивидуаль эшләүгә, профилактик чараларга зур игътибар бирелә”, - ди Андрей Васильевич.

Инспекция эшенең төп инструментларының берсе булып пробация системасы тора. Пробация - ул иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннән яки җинаять-хокук характерындагы башка чаралар билгеләгәннән соң авыр тормыш хәлендә калган затларны ресоциализацияләүгә, социаль адаптацияләүгә һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Бу система элек хөкем ителгәннәргә үз хокукларын торгызырга, эш табарга, социаль элемтәләрне җайга салырга һәм җәмгыятьтә тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итә.

Заманча технологияләр шулай ук җинаять-башкарма инспекциясе эшендә мөһим роль уйный. Бүген хөкем ителгәннәр һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар «Дәүләт хезмәтләре» мәгълүмат системасы аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу инспекция белән хезмәттәшлек процессын гадиләштерә һәм аны ярдәмгә мохтаҗлар өчен кулайрак итә.

Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре эше - ул контроль генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр турында кайгырту да. Аларның хезмәте профессиональлек кенә түгел, кешелеклелек, сабырлык таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев