Узган атнада зәйлеләр мошенникларга 334 мең сум акча күчергәннәр
16 — 22 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 136 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Мошенниклык очракларына тулырак тукталыйк.
16 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, мошенниклардан акчаларын сакларга тәкъдим итә. Ул аларга ышанып, 300 мең сумлык кредит рәсмиләштерә.
Ә бер зәйле бушлай белдерүләр интернет сайтыннан «Керхер» югары басымлы мойка сатып алам дип, 34 мең сум акчасыннан колак каккан.
«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Узган атнада җирле халыкка китерелгән гомуми зыян 334 мең сум тәшкил итә», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев