Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Закон һәм кеше

Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

16-21 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 118 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу,  компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.   Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы теркәлгән.   Машина руле артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев