Узган атнада Зәйдә ике браконьер тотылган
Закон һәм кеше

Узган атнада Зәйдә ике браконьер тотылган

Узган атнада Зәйдә браконьерлык очрагы теркәлгән.

29 майда район полиция хезмәткәрләре тарафыннан тыелган алым – ятьмәләр белән балык тотучы ике кеше тотылган.

Алардан балык тоту ятьмәләре һәм 7 «сазан» төрендәге балык алынган. Әлеге затлар китергән зыян 12900 сум дип бәяләнә.

“Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев