Үтерү белән янаган
Закон һәм кеше

Үтерү белән янаган

Узган атнада районда 13 җинаять эше ачылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Районның бер авылында 55 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яши торган хатынга үтерү белән яный, аның муенына пычак тери. Һәм шуның белән аскы казналык тирәсен яралый.
Районның бер авылында яшәүче 43 яшьлек ир-ат исерек хәлдә үзе белән бергә яшәүче 86 яшьлек хатын-кызга тән җәрәхәтләре сала һәм аны этеп ега. Ә икенче бер авылда яшәүче ир-ат шулай ук исерек хәлдә бер ширкәтнең контроль-пропуск пунктында тавыш чыгара һәм каравылчы хатынның киеменнән йолкып, этеп җибәрә. Әлеге хатын-кыз бетон стенага башы белән бәрелә.

Әлеге хокук бозу очраклары буенча җинаять эшләре ачылды, тикшерү эшләре бара, ди полиция хезмәткәрләре.

Фото "Татар-информ"нан.


Нет комментариев