Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Урлашу очраклары бар

Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 16-30 сентябрьдә хокук бозулар турында 193 гариза теркәлгән.

Аларның 3се — урлашу, 5се — мошенниклык гамәлләре, 2се — законсыз алкоголь продукциясе сату, 2се — тән җәрәхәтләре ясау белән бәйле.

16 сентябрьдә бер шәхси йорт хуҗалыгыннан 190 мең сумлык инструментлар урлаганнар. Хәзер бу гамәлне кылучыларны ачыклау буенча оператив эш бара.

17 сентябрьдә шәһәрдәге бер «Пятерочка» кибете сак хезмәткәре, дежур бүлеккә, кибет киштәсеннән 2890 сумлык товар урлануы турында хәбәр итә. Кайнар эздән бу хокук бозуны 53 яшьлек ир-атның кылуы ачыклана.

20 сентябрьдә шәһәрдәге бер күпкатлы йорт подъездыннан ике балалар велосипеды урлыйлар. Моның буенча тикшерү-оператив төркем 44 яшьлек ир-атны тоткарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев