Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Сатып алынган товарның тартмасын сакларга кирәкме?

Газета укучыбызның соравына белгеч җавап бирә.

«Кибетләрдә электроника сатып алган вакытта чекны гына түгел, ә тартмасын да сакларга кушалар, янәсе, товарны кире аннан башка кабул итмиләр. Тик бу тартмалар сакларга балконың, гаражың, дачаң булмаса, бик комачау итә. Әгәр дә тартманы сакламаган очракта, дефектлы товарны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тарту законлымы?»

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

— Зәйлеләр товар сатып алганда беренче чиратта аның куллану һәм саклану вакытына, пакетына зыян килмәгәнлегенә игътибар итсен иде. Закон буенча кулланучы товарның төсе, габариты буенча туры килмәгән сыйфатлы товарны 14 көн эчендә кире кайтарган очракта, товарлылык төрен һәм товарның төп куллану үзенчәлекләрен саклап калырга тиеш. Шул ук вакытта товар кулланышта булырга тиеш түгел. Товарның төзексезлеге ачыкланып кире кайтарган очракта, законда товардан тартмалар һәм төргәкләрне саклау мәҗбүри дип каралмаган. Закон нигезендә җитешсезлеккә бәйле рәвештә товарны кире кайтару мөмкинлеге аның төргәге булу-булмауга бәйле түгел. Тартмасы сакланмаганга күрә генә товарны кире кайтаруга кибет каршы төшә алмый. Ләкин аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен, беренче ике атнада гына булса да товардан төргәкне сакларга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев