Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Сатып алган товарыгыз сыйфатсыз булса — нишләргә?

Әгәр сатып алган товарның кимчелекләре булуы ачыклана икән, бу очракта нишләргә? Газета укучыбыз әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

-Беренче адым — сыйфатсыз товарга дәгъва төзү. Дәгъва хаты ике экземплярда язма рәвештә төзелә. Аны заказ хаты итеп җибәрергә яки сатучыга шәхсән тапшырырга мөмкин, икенче экземплярда кабул итү турында билге куелырга тиеш. Дәгъвада сатып алу датасын, суммасын, товарның исемен һәм характеристикасын күрсәтергә, кимчелекнең нәрсәдә булуын тасвирларга кирәк. Акчаны кире кайтаруны таләп итеп, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсенең 1нче пунктына сылтама ясагыз.

Әгәр баш тартсалар яки җавап бирмәсәләр, сезнең судка шул ук таләпләр белән һәм әхлакый зыянны компенсацияләү турында мөрәҗәгать итү хокукы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев