Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Салымнарны вакытында түләмәгән булсагыз, тизрәк бу эшне башкарыгыз!

Билгеле булганча, салым түләүләрен 1 декабрьгә кадәр башкарырга кирәк иде.


Билгеле булганча, салым түләүләрен 1 декабрьгә кадәр башкарырга кирәк иде. Әгәр салым түләүче закон нигезендә билгеләнгән срокта салымнарын башкармаган икән, ул 2 декабрьдән бурычлы дип таныла. Бу очракта түләүләргә пени өстәлә бара. Һәм ул озакка сузган саен түләүләрнең зурая баруына китерә. Ә инде бурычны суд тәртибендә түләткән очракта, бурычлыга бурычның җиде проценты күләмендә башкаручы җыемы суммасын түләргә дә туры киләчәк. Моннан тыш, суд приставлары милеккә арест салырга мөмкин, ә исәп-хисап счетлары булган очракта суд карары белән бурычларның әлеге счеттан алыну ихтималы да бар.

Шулай ук бурычның суммасын хезмәт хакыннан тотып калырга да мөмкиннәр. Ә чит илләргә сәяхәт кылырга теләүчеләрне бурычлары булу сәбәпле ил чигеннән үткәрмәү ихтималы да бар.

Шуңа күрә салымнарны вакытында түләргә киңәш ителә. Уңайлылык өчен салым хезмәте белән хезмәттәшлек төрле электрон сервислар аша башкарылырга мөмкин. Мәсәлән, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша һәм кәрәзле телефоннарда "ФЛ салымнары" мобиль кушымтасын ачып мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев