Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Салым түләүләрен башкару кирәк

2 декабрьдән Федераль салым хезмәте түләнмәгән милек салымнары өчен пенилар исәпләнә башлавын хәбәр итә.

2 декабрьдән Федераль салым хезмәте түләнмәгән милек салымнары өчен пенилар исәпләнә башлавын хәбәр итә.

Салым түләүләрен үз вакытында башкармаучыларның финансларына бу ничек тәэсир итә? Әлеге сорауга Татарстан Республикасы буенча 11нче санлы районара федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы урынбасары Нәзирә Гыйләҗева аңлатма бирә:
— 1 декабрьдән алып башкарылмый калган салым түләүләре вакыты чыккан түләүләр исемлегенә кертелә һәм инде 2 декабрьдән салым хезмәте аларга пенилар исәпли башлый. Алга таба түләнелми калган бурычлар буенча эш федераль суд приставлары хезмәтенә тапшырыла, алар исә түләүләрне мәҗбүри рәвештә башкарту алымнарына керешәчәк. Бу исә кайбер чикләүләр белән бәйле, анда банк карталары хисәп-хисап счетлары блокировкалана, транспорт чарасы белән идарә итүгә тыю кертелә, чит илләргә чыгу да рөхсәт ителмәскә мөмкин. Шуңа күрә, негатив нәтиҗәләрне көтмичә тиз көннәрдә салым түләүләрен тикшереп, бурычларга урын калдырмаска кирәк. Салым түләүләрен башкару өчен берничә ысул тәкъдим ителә: Россия федераль салым хезмәте рәсми сайтында шәхси кабинет аша, Дәүләт хезмәтләре порталында уникаль идентификацион номер буенча һәм банк бүлегендә махсус квитанция белән. Салым түләү көннәре санаулы кала, ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев