Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Салым органына үз вакытында керемнәр турында декларация тапшырырга чакыралар

2023 ел өчен салым декларациясен 3-НДФЛ формасында агымдагы елның 2нче маеннан да соңга калмый тапшырырга кирәк.

Бу 2023 елда милекне минималь вакытка кадәр саткан очракта (3 ел бүләккә яки мирас буенча алганда, 5 ел сатып алганда), яисә якын туганнан бүләк итеп күчемсез милек алучыларга кагыла. Үз вакытында декларация тапшырмау салым органы тарафыннан тикшерелергә һәм декларацияләнмәгән тәртиптә НДФЛ исәпләнергә мөмкин.

Мондый тикшерүләр барышында салым органнары керемнәрне үзләре исәпләп чыгара, сату-алу турындагы мәгълүмат Росреестр органнарыннан киләчәк. Әгәр килешү бәясе кадастр бәясеннән 70% тан кимрәк булса, объектның бәясе, салым салу өчен 70% күләмендә керем итеп кабул ителә. Бу очракта түләнергә тиешле салым суммасы сатып алу чыгымнарын исәпкә алмыйча исәпләнә. Салым органы гражданнарга декларацияләнмәгән керемне тикшерү турында хәбәр итә. Ул салым түләүченең шәхси кабинеты яисә почта аша башкарылырга мөмкин. Әлеге хәбәрдә декларацияне мөстәкыйль формалаштыру яки кирәкле докуметларны тапшыру турында аңлатма бирелә. Салым органы идарәсе һәртөрле хатларга игътибарлы булырга киңәш итә. Чөнки салым түләүчедән җавап булмаганда, салым органы тарафыннан түләнергә тиешле салым суммасы исәпләнә, тикшерү актында теркәлгән штрафлар һәм пенялар да кертелә.

Шуны белеп торыгыз, мөстәкыйль рәвештә һәм тиешле вакытта керемнәр турында декларацияне тапшыру артык штрафлар түләүгә китерми.

Барлык татарстанлыларны “Ачык ишекләр” көннәрендә салым органнарына чакыралар. Ачык ишекләр 18 - 25 апрельдә иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 8гә кадәр үткәрелә. Биредә һәркем салым түләүченең шәхси кабинеты аша 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тутырырга өйрәнә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев