Сак булыгыз! Мошенниклар зәйлеләргә сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлана дип шалтыраткан
Узган атнада полициядә компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең дүрт факты теркәлгән.
Мошенниклар, корбаннар эзләп, алдашып акча эшләүнең яңа ысулларын табып кына тора. Соңгы вакытта дәүләт хезмәтләре порталы белән бәйле алдауның яңа төре теркәлгән.
Ике очракта да зыян күрүчеләргә кәрәзле элемтә операторларыннан шалтыратып, сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануын, срокны озайту өчен аларга смс-хәбәр аша килгән кодны расларга кирәклеген хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә явыз ниятле кешеләр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алган. Бу исә зыян күрүче исеменә кредит рәсмиләштерү куркынычы белән яный.
«Ике факт буенча да Россия Җинаять кодексы буенча җинаять эше кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев