Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Районда узган атнада дизель ягулыгы урлаганнар, машина куып киткәннәр

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике урлашу очрагы теркәлгән.

 

25 майда районда яшәүче 35 яшьлек ир-аттан бүлеккә гариза керә. Аның бульдозерыннан билгесез кеше 300 литр дизель ягулыгы салдырган. Ул хезмәт куя торган идарәче компаниягә 18 мең сумлык матди зыян килгән.

29 майда бүлеккә Чаллы кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул ватылган машинасын Кәрәкәс авылында калдырган, машина артыннан килгәндә, ул калдырган урында булмаган.

“Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылды, оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев