Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Прокурор аңлата: Балигъ булмаганнарны ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә тотуның яңа тәртибе

2022 елның 21 ноябрендә 445нче федераль закон белән Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексына һәм “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында” 120нче Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Законга кертелгән үзгәрешләрдә яшүсмерләрне эчке эшләр органының балигъ булмаган хокук бозучылары өчен вакытлыча тоту үзәкләренә һәм ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләренә урнаштыру турында административ дәгъвалар бирергә вәкаләтле субъектлар даирәсе билгеләнгән.

“Федераль закон шулай ук яшүсмерләрнең суд утырышында шәхси катнашуын, адвокат тарафыннан профессиональ юридик ярдәм күрсәтү, балигъ булмаган баланың законлы вәкилләренең катнашуы, апелляция һәм кассация шикаяте бирү хокукларын ныгыта. Моннан тыш, федераль закон балигъ булмаганнарны тикшерү органнарына алып килү  мөмкинлеген чикли, мондый чараны 14 яшьтән өлкәнрәкләргә карата гына рөхсәт итә”, - ди шәһәр прокуроры Сергей Урванцев.

Судта бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең катнашу мөмкинлеге һәм аның буенча бәяләмәләр бирергә хокуклы булуы турында мәгълүмат бирү каралган. Шулай ук суд күрсәтелгән эшләр буенча килешүне расларга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев