Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Профилактик операция бурычларны каплатуга юнәлтелә

16-20 декабрьдә «Условник — должник» профилактик операциясе бара.

Шул уңайдан Зәй районында да шартлы хөкем карары алганнарның өйләренә барып күзәтү, аңлату эшләре алып барыла, әҗәтләрне үз вакытында түләү мөһимлеге искәртелә. Әлеге эш белән җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә шөгыльләнә. 

«Иң башта без башкарма документлар буенча бурычлары булган шартлы хөкем ителүчеләрнең исемлекләрен әзерләдек, аннан шуның нигезендә рейдлар үткәрү планын төзедек. Рейдлар барышында алар белән мәгълүмати-агарту характерындагы тәрбия әңгәмәләре үткәрәбез. Бурычлыларның милек хәлен тикшерәбез һәм рәсми рәвештә эшкә урнашмаганнарга мәшгульлек үзәгенә юлламалар тапшырабыз. Рейдның максаты — бурычларны административ ысуллар, әңгәмәләр, эшкә урнаштыру белән каплатуга ирешү», — дип аңлата район җәза үтәтү инспекторы Ядъкар Хәбибуллин. 

Мондый рейдлар төрле бурычларны түләмәүчеләргә һәм алимент буенча әҗәтләре булганнарга карата уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев