«Прейскуранттагы хезмәтләр бәясеннән артыграк счет куйдылар»
Газета укучыбызның соравына белгеч җавап бирә.
— Санитария-эпидемиология хезмәтенә фатирны бөҗәкләрдән эшкәртүгә заказ бирдем. Аларның сайтында хезмәт күрсәтүгә расланган смета урнаштырылган. Эшкәртүдән соң сайтта прейскуранттагы хезмәтләр бәясеннән күп тапкыр артыграк булган счет куйдылар. Нишләргә?
Сания Гарифуллина.
Газета укучыбызның соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.
— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 33нче маддәсе 2нче пункты нигезендә эш башкаручы күрсәтелгән сметаны арттыруны, ә кулланучы аны киметүне таләп итәргә хокуклы түгел, шул исәптән шартнамә төзелгән вакытта үтәлергә тиешле эшләрнең яисә моның өчен кирәкле чыгымнарның тулы күләмен күздә тоту мөмкинлеге булмаган очракта да.
Законның югарыда күрсәтелгән маддәсенең 3нче пункты нигезендә, әгәр өстәмә эшләр башкару зарурлыгы туса һәм шул сәбәпле якынча сметаны шактый арттыру кирәк булса, башкаручы бу хакта заказчыга үз вакытында хәбәр итәргә тиеш. Әгәр заказчы якынча сметаны арттырырга ризалык бирмәгән икән, ул килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы. Бу очракта башкаручы кулланучыдан башкарылган эш өчен бәя түләүне таләп итәргә мөмкин.
Заказчыга якынча сметаны арттыру кирәклеге турында үз вакытында хәбәр итмәгән башкаручы, эш өчен якынча смета чикләрендә түләү хокукын саклап, шартнамәне үтәргә тиеш. Шул рәвешле, башкаручыга яңадан исәп-хисап ясарга һәм алдан әйтелгәннән артмаган түләүгә счет куярга кирәк.
фото «Зәй-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев