Полиция искәртә: «Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары арта»
Закон һәм кеше

Полиция искәртә: «Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары арта»

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең 3 очрагы теркәлгән.

Мошенниклар беренче очракта - диспансеризация узу, икенчесендә – сим-картаның  гамәлдә булу вакытын озайту,  өченчесендә медицина полисын алыштыру тәкъдиме белән чыкканнар.

“Барлык зыян күрүчеләр смска килгән кодларны әйткәннәр,  бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны блоклауга китергән”, - дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев