Пенсияләр турында тулы аңлатма
Пенсия буенча түләүләрдә агымдагы ел башыннан үзгәрешләр булу сәбәпле өлкән буын зәйлеләр тарафыннан теге яки бу мәсьәләләрдә аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый.
Шул уңайдан без Татарстан буенча Россия социаль фонды бүлекчәсенең Зәйдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюковага берничә сорау бирдек.
- Лилия Заһитовна, индексация дәрәҗәсе 9,5% ка кадәр артканнан соң пенсияләрне арттыру нинди булачак һәм Зәй халкы яңа күләмдә түләүләрне кайчан алачак?
- Быел эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан инфляциянең фаразланган дәрәҗәсенә карап 7,3 процентка күтәрелде. Соңрак инфляциянең факттагы дәрәҗәсе билгеләнгәч, ил Президенты социаль түләүләрне 9,5% ка индексацияләргә кушты. Иминият пенсияләре 1 гыйнвардан шул күләмгә арттырылды. Инде февральдә үк Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге республика халкына 9,5% ка арттырылган февраль пенсиясен һәм гыйнвар өчен индексациягә кадәр җиткерүне исәпкә алып, 2,2 процент өстәмә түләүне башкарачак. Мисал өчен 2024 елның декабренә пенсия күләмен 22 мең сум итеп алыйк. Гыйнварда аңа 7,3 процентка арттырылган пенсия килде һәм ул 23606 сум тәшкил итте. Өстәмә индексациядән 2,2 проценттан соң ул тагын 484 сумга артты, шул рәвешле 24090 сум булды. Февральдә пенсионер гыйнвар өчен 24090 сум + 484 сум өстәмә алачак, ягъни гомумән алганда ул – 24574 сум була. Алга таба айлык пенсия түләве 24090 сум күләмендә башкарылачак.
Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге тарафыннан пенсия түләүләрен күтәрү гаризасыз башкарылды һәм иминият пенсияләре алучыларның барысын да колачлады.
- 2025 елдан өлкән яшьтәге кешене тәрбияләгән өчен түләү күләме ниниди?
- 2024 ел ахырына кадәр өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар турында кайгыртучы эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга 1200 сум акча, пенсионерның акчасына өстәп түләү юлы белән башкарылды. 2025 елның 1 гыйнварыннан бу тәртип үзгәрде:
• 80 яшькә җитү һәм I төркем инвалид булу сәбәпле компенсация түләүләре тиешле категориядәге пенсионерлар ала торган пенсияләр составына кертелде. Бер үк вакытта тәрбия бирүче гражданнарга элек билгеләнгән компенсацияләрне түләү һәм яңаларын билгеләү туктатылачак. Ягъни бу түләүләр элеккеге кебек пенсионерга аерым графа белән башкарылмый, гомуми пенсия түләвенә кертелә.
• Дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча башка кешеләрнең даими ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны карауга бәйле рәвештә билгеләнгән компенсация түләүләре дәвам итәчәк. Әмма мондый яңа түләүләр башка билгеләнмәячәк.
I төркем инвалидлыгы булган һәм 80 яшькә җиткән гражданнарның өстәмә түләүләре 2025 елның 1 гыйнварыннан 1287,60 сумга, ә 1 февральдән автомат рәвештә 1314 сумга артачак. Һәм киләчәктә дә ул пенсия арткан саен автомат рәвештә артып барачак. Шунысы бар, бу түләүне билгеләү өчен тәрбия бирүче затның булуы инде таләп ителмәячәк. Пенсионер алган акчаны ничек яхшырак кулланырга икәнен үзе хәл итә алачак.
фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев