Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Онлайн сатып алганда игътибарлы булыгыз!

Роспотребнадзор хәбәр итә!

Онлайн сатып алулар безнең өчен көндәлек эшкә әверелде.  Кием-салым, аяк киеме, техника, азык-төлек һәм башка бик күп нәрсәләр интернет киңлегендә ешрак  сатып алына. Сатып алучылар еш кына «маркетплейс» һәм «интернет-кибет» кебек төшенчәләрне бутыйлар – сатучының кем булуын аңламыйлар.

Интернет-кибет – ул бер конкрет оешманың, бер сатучының сайты (мәсәлән: l ' Etoile, Кагі, ДНС, Остин һ.б.), ә маркетплейс-сатып алучылар һәм сатучылар арасында арадашчы (Wildberries, Оzon, Яндекс Маркет, СберМегаМаркет һ. б.).

Белешмә өчен: маркетплейс – Интернет челтәрендә төрле сатучыларның товарларын һәм хезмәтләрен сата торган электрон сәүдә мәйданчыгы. Шул ук вакытта маркетплейс үзе, шулай ук, товарлар сатучы ролендә чыгыш ясарга мөмкин.

            Маркетплейслар үз эшчәнлек төрләре буенча «агрегатор хуҗасы» дигән төшенчәгә туры килә, ул «кулланучылар хокукларын яклау турында» законда беркетелгән.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 12 статьясында, әгәр сатучы белән маркетплейс арасында төзелгән килешүдә башкасы каралмаган булса, тиешле сыйфаттагы товарны сатып алучыга тапшырган һәм тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарны маркетплейсларда сатып алынган шундый ук товарга алмаштырган өчен сатучы (башкаручы) җаваплы дигән нигезләмә беркетелгән.

Шулай итеп, без интернет челтәрендә товарлар сатып алганда, бигрәк тә маркетплейсларда, товар сатучының кем булуына игътибар итүнең никадәр мөһим икәнлеген ачыкладык.

Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев