Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Наркотикларга каршы бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәсе булачак

Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында агымдагы елның беренче кварталында райондагы хәлнең торышы турында сөйләштеләр, “яман чирнең” яшь буынны агулавына юл куймау чараларын барладылар.

Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды. Иң башта узган комиссия утырышында каралган мәсьәләләрнең гамәлгә ашырылуы буенча яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева хисап тотты. Ул яшүсмерләрнең, яшьләрнең буш вакытларында яман гадәтләргә кереп китү вакыты калмасын өчен оештырылучы район күләмендәге чараларга тукталды. Аларда күп яшьләрне җәлеп итүгә игътибар бирелүен ассызыклады. 
Петр Сергеевич, әлеге эшчәнлекне җәйге чорда тагын да җанланлыру максатында физик культура идарәсе белән берлектә шәһәр микрорайоннары командалары булдырып төрле җәйге спорт ярышлары оештырырга киңәш итте. 


- Безнең авыл яшьләре спартакиадаларга җәлеп ителеп, актив яшәү рәвеше алып бара, тик менә шәһәрдәгеләрнең һәрберсен дә төрле чараларда катнашуы сүлпәнрәк, шуңа да чаралардан читтә калучыларны барлап командалар оештырып, спортка тарту бик мөһим, - диде ул. 

 

Ә наркотизация темасын аерым алып караганда, борчылырлык урын бар. Чөнки наркотиклар аша бизнес ясаучылар, кызганыч, безнең шәһәрне дә урап узмый. Район эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов белдерүенчә, шәһәрдә кеше күзеннән читтә урыннарда наркотиклар “закладкасы” ясаучылар да, авыл җирлекләре территориясендә ташландык корылмалар тирәсендә кыргый киндер үстереп, алар орлыгыннан наркотиклар ясаучылар да юк түгел.

 
- Быел районда наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча 3 җинаять ачыкланды, шуларның 2се авыр җинаять категориясенә керә. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларга каршы алып барылган чаралар кысасында бер шәһәр кешесеннән 900 граммнан артыграк марихуана алынды. Ә инде аның өендә тентү үткәрү вакытында 1 кг. 400 грамм марихуана табылды. Хәзерге вакытта әлеге кешегә карата ачылган җинаятьэше суд каравына җибәрелде. Тагын бер авыл кешесе торагында тикшерү уздыру вакытында да 43,5 грамм наркотик матдә булуы ачыкланды. Әлеге җинаять эше буенча тикшерү бара. Гомумән, бу ел башыннан 2358.1грамм наркотик матдәләр законсыз әйләнештән алынды, - дип сөйләде Эдуард Николаевич.


Халык арасында наркотизацияне булдырмауда төп эшчәнлекнең берсе булып, админстратив җаваплылыкка тарту тора, дип белдерәләр полиция хезмәткәрләре. Узган ел дәвамында шундый 24 админстратив хокук бозу ачыкланган. 5 очракта табиб билгелүвеннән тыш, аеруча куркыныч наркотиклар кулланучы билгеле булган. Әлеге эшләр  җәмәгать судьяларында каралып, аларга 15 тәүлеккә кадәр арест салына яки 4-5 мең сум штрафка тарту кулланыла. 
Әле 10-19 мартта “Чиста буын -2025” профилактик операциясе үткәрелгән. Аның кысаларында риск исемлегендә булган гаиләләрдә, аларда тәрбияләнүче балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре шикле җыелу урыннарына, авыл җирлекләрендә барлыкка килгән ят төркемнәргә игътибарлы булырга чакыра.
Утырышта катнашкан шәһәр прокуроры урынбасары Илнур Мөстәкыймов та, наркотикларның законсыз әйләнешенә бергәләп каршы көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дип ассызыклады.


“Наркотиклар “закладкалары” урыннарын күрүчеләрнең, төрле наркопритоннар булдыручыларны очратканда кичекмәстән хоук саклау органнарына, полициягә хәбәр бирү сорала. Шулай ук, наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләрне интернет челтәрендә ачыклау өчен, волонтерлык эшчәнлеген җәелдерсәк тә начар булмас иде”, - диде прокурор урынбасары.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев