Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Мошенниклар дәүләт хезмәтләре порталы аша һөҗүм итә башлаган

Узган атнада дәүләт хезмәтләре порталы аша кылынган мошенниклык гамәлләреннән Зәйдә яшәүче өч кеше зыян күргән.

21 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 37 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул банк картасын югалткан һәм аның картасыннан 7428 сум акчасы юкка чыккан.

“Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылган  Чистай кешесе тоткарланды, ул үз гаебен таныды. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны “вату” юлы мошенниклык гамәлләре кылу фактлары да ешайган. Узган атнада дәүләт хезмәтләре  порталы аша кылынган мошенниклык  гамәлләреннән өч кеше зыян күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев