Мирный балалары рәсем аша ришвәтчелеккә каршы булуларын күрсәттеләр
12 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Балачактан коррупциясез” рәсем конкурсы узды.
“Бүген ришвәтчелеккә каршы тору, аны кисәтү - зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, “кайнар линия”лар эшли. Районыбызда да ришвәтчелекккә каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Боларның барысы турында да чара барышында бәйнә-бәйнә аңлатылды”, -ди мәдәният хезмәткәрләре.
Рәсемнәрендә балалар коррупциягә каршы көрәш темасына иҗади якын килгән иде. Алар рәсемнәрдә коррупция өлкәсендә хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуның җәмгыять өчен куркыныч булуы, әлеге гамәлләрнең зарарлы нәтиҗәләре турында идеяне чагылдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев