Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Коррупциячел гамәлләр буенча мәгълүматлы булсаң...

14 мартта Чаллы шәһәренең 2нче санлы суд приставлары бүлегендә, гражданнарны коррупциячел гамәлләр белән бәйле хокук бозулар сораулары буенча кабул итү үткәрелә.

Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Зәй районнарында яшәүчеләр кабул итүгә үз сораулары белән мөрәҗәгать итә алалар. Биредә шулай ук дәүләт хезмәтләрендә килеп туган конфликтлы мәсьәләләр, хезмәт хокуклары турында да сорауларны бирергә мөмкин.

Кабул итүне эчке эшләр хезмәте подполковнигы, куркынычсызлык бүлеге башлыгы урынбасары Артем Иванов алып барачак. Сорауларны 8(843)514-92-54 телефоны аша яки «ВКонтакте», «Одноклассники» и Telegram социаль челтәрләрендәге аккаунтта бирергә була.

Кабул итү адресы: Чаллы шәһәре, Г. Тукай исемендәге Яр буе урамы, 35нче йорт. Үзегез белән шәхесне дәлилләүче документ алырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев