Көнкүреш техникасы дефект белән китерелгән: кемгә дәгъва белдерергә?
Газета укучыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итте: ул интернет-кибеттән көнкүреш техникасына заказ биргән, ә алган вакытта төргәкнең ачылганын, товарда ярык булуын ачыклаган. Курьер дәгъваны кибеткә белдерергә кирәк дип аңлаткан, ә сатучы, үз чиратында, китерү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина әлеге хәлгә ачыклык кертә:
-«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсе нигезендә сыйфатсыз товар сатылган кулланучы үз теләге белән товарны алмаштыруны, бәясен киметүне, кимчелекләрне бушлай төзәтүне яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы алдында җаваплылыкны нәкъ менә сатучы тота, ә транспорт компаниясе яки курьер хезмәте түгел — хәтта товар ташу вакытында зыян күргән очракта да.
Бу шуның белән бәйле: «кибет — китерү хезмәте» мөнәсәбәтләре алар арасындагы аерым килешү белән көйләнә һәм кулланучы бу мөнәсәбәтләргә катнашы юк. Товар китерүчегә карата таләпләрне соңрак сатучы үзе белдерә ала, ләкин бу инде сатып алучыга кагылмый.
Моннан тыш, товарларны дистанцион сату үзенчәлекләрен көйләүче «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 26.1нче маддәсе нигезендә сатучы кулланучыга тиешле сыйфаттагы товарны тапшыру бурычыннан азат ителми.
Шулай ук әгәр товар зарарланган төргәк белән китерелгән булса, белгечләр заказны моны теркәмичә кабул итмәскә киңәш итә — кулланучы кабул итүдән баш тартырга, курьер вакытында акт төзергә яки ачканда фотога төшерергә/видеоны теркәп куярга хокуклы, бу соңыннан сатучыга дәгъва белдергәндә дәлил булачак.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев