Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Кибетләрдән товар урлап йөргән зәйле хөкем ителде

Зәй шәһәр суды кибетләрдән товар урлап йөргән Зәйдә яшәүче, элек тә хөкемгә тартылган 39 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Аңа өч елдан артык гомерен катгый режимлы колониядә уздырырга туры киләчәк.

2022 елның 5 маенда Зәйдә әлеге ир-ат шәһәрнең бер кибетеннән шампунь, кондиционер урлый. Кибеткә 2000 сумлык матди зыян килә. Ул шул ук юл белән шәһәрдәге башка кибетләрдән дә әйберләр урлап чыга. Әмма алга таба үзенең явыз ниятен башкара алмыйча кала - 15 июньдә  кибеттә әйбер урларга маташканда  “Росгвардия” хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, әмма ул килгән зыянны кайтара алмый.  

“Зәй шәһәр суды агымдагы елның 12 гыйнварында әлеге ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Аның элекке хөкем карарын да исәпкә алып, суд аны 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул  аны каты режимлы төзәтү колониясендә узачак”, – ди шәһәр прокуроры Сергей Урванцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев