Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 97 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар.
7 июльдә шәһәрдә Ялчыгол урамындагы бер кибеттән ике музыкаль колонка урлаганнар. Кибеткә 26 мең сумлык матди зыян килгән.
“Оператив-эзләү чаралары барышында әлеге җинаятьтә 49 яшьлек Казан кешесенең катнашы булуы ачыкланды. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
8 июльдә район эчке эшләр бүлегенә Поповка авылы янындагы басудан кыр блогы һәм аккумулятор урлаулары турында гариза кергән.
Ә Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның бакчачылык ширкәтендәге йортыннан 20500 сумлык товар урлаганнар.
фото редакция архивыннан.
Нет комментариев