Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Иске Зәйдә мошенниклыкны кисәтү турында сөйләштеләр

15 июльдә Иске Зәй бистәсенең Клуб урамында яшәүчеләр белән мошенниклыкны кисәтү буенча әңгәмә уздырылды.

Урамда яшәүчеләр белән “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова һәм полиция участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров очрашты.

 

Полициянең өлкән лейтенанты Эдуард Әхмәтьяров хокук саклау органнарының дистанцион мошенниклыкны кисәтү буенча даими эш алып баруына карамастан, кырыгалдарлар кармагына атна саен эләгүчеләр булуы турында ассызыклап, мошенниклар куллана торган иң киң таралган схемалар, аферистлар хәйләсенә эләкмәс өчен саклану чаралары турында сөйләде.

Әңгәмә барышында халык Пенсия фондыннан дип шалтыратып, аларны алдарга тырышкан очраклар һәм башка хәйләле очракларга мисаллар китерде. Яшьләр ялган купюраны ничек аерырга һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар.

Фотолар “Мәктәп” үзидарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев