Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Инвестицияләү юлы белән акча эшлим дип, зәйле 204 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада районда тагын мошенниклык очраклары теркәлгән. Мошенниклык факты буенча 3 җинаять эше ачылган.

Зәйдә яшәүче 58 яшьлек бер хатын-кыз кырыгалдарлар кармагына эләккән. Аңа инвестицияләү юлы белән акча эшләү ысулын тәкъдим итәләр. Һәм әлеге хатын-кыз 204 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

48 яшьлек ир-атны алдауның классик схемасына эләгүдән уяулыгы коткарып калган. Аңа мошенниклар шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Сезгә карата мошенниклык гамәлләре кылына дип, акчаларны коткарып калу өчен 140 мең сум күчерергә тәкъдим итә. Тик ир-атның уяулык күрсәтүе аңа акчаларын саклап калырга ярдәм иткән.

Ә 38 яшьлек хатын-кыз шундый ялганга алданып, 141 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Күргәнебезчә, мошенникларның кармагына төрле яшьтәге кешеләр эләгә. Полиция хезмәткәрләре сезнең шәхси мәгълүматлар турында сөйләшкән яки акча күчерүне сораган таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә киңәш итә.

Фото "Татар-информ"нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев