Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән зәйле 270 мең сум акчасыннан колак каккан
Узган атнада районда янә мошенниклык очраклары теркәлгән.
28 август – 4 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 122 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның 1се – урлашу, 3се – кыйнау, 3се – мошенниклык очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы теркәлгән.
28 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә 48 яшьлек хатын-кыздан гариза керә. 23 августтан 28енә кадәр билгесез кеше аның белән акчаларын куркынычсыз счетка күчерү кирәк дип сөйләшүләр алып бара. Беркатлы, билгесез кешләргә ышанган әлеге хатын-кыз 270350 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.
30 августта бүлеккә 46 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. 20-22 июньдә инвестицияләрдә акча эшләү юлын тәкъдим итәләр һәм ул 231 мең сум акчасыннан колак каккан.
Ә 63 яшьлек хатын-кыз шулай ук акчаларын куркынычсыз счетка күчерәм дип, 143846 сум акчасын билгесез счетларга күчергән.
Атна саен менә шундый хәлләр теркәлеп тора. Без мошенниклар кармагына эләгүчеләрнең газета укучыларыбыз аңласын өчен махсус яшьләрен күрсәтәбез. Күргәнегезчә, кырыгалдарлар тозагына өлкән кешеләр генә түгел, яшьрәкләр дә каба.
“Акча мәсьәләсендә чит кеше шалтыратканда бигрәк тә сак булыгыз, ышанмагыз, сөйләшүне өзү ягын карагыз”, - ди полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев