Ялган шикаять бирү эзсез калмый
Зәй шәһәр прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, ялган шикаять белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү закон нигезендә җавапка тартылу белән яный.
Бу көннәрдә Зәй шәһәр судында шундый бер җинаять эше каралды. 34 яшьлек ханым РФ Җинаять Кодексының 306нчы маддәсе 2нче бүлеге (ялган шикаять) һәм РФ Җинаять Кодексының 307нче маддәсе 2нче бүлеге (ялган күрсәтмә бирү) нигезендә хөкем ителде.
Судта ачыкланганча, 2024 елның октябрендә хатын-кыз, үзенең танышын янәсе аңа карата исерек хәлдә көчләү кылган дип, җинаять җаваплылыгына тарту максатыннан, полициягә гариза язган. 2024 елның 4 декабреннән соң хатын-кыз, инде җинаять эше буенча зыян күрүче дип танылганнан соң, тикшерүче сорау алган вакытта ир-ат гамәлләре турында ялган күрсәтмәләр биргән.
Тикшерү барышында хокук саклаучылар хатын-кызның ялганлавын һәм ир-атның аңа карата бернинди җинаять кылмавын ачыклаган. Хатын-кыз үз гаебен таныган. Суд аңа 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Суд карары законлы көченә кермәде.
фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев